

Укытучы – бик кирәкле, һәр һөнәрнең дә башлангыч нигезе булган һөнәр. Балалар белән эшләү өчен никадәр сабырлык, игелек, белем кирәк! Һәр көн укытучыдан тулы фидакарьлек таләп ителә, чөнки ул үзенә ышанып тапшырылган кечкенә балалар өчен җаваплы. Ул укучыларны яратырга, алар белән уртак тел табарга, бала күңеленә үтү юлларын белергә, ярдәмчел һәм аңлаучан булырга тиеш. Чөнки ул гаилә белән берлектә кечкенә сабыйны олы тормышта үз юлын табарга өйрәтә.
Курсташым Гөлсинә Гомәр кызы Нигамаева – шушы катлаулы да, мактаулы да булган һөнәр иясе. Педагогия университетын тәмамлау белән мәктәпкә эшкә юлланды. Аңа карап сокланам да, горурланам да. Чөнки курсташларыбыз арасыннан бик азларыбыз һөнәре буенча эшли. Ул үз эшен яратып башкара, укучыларының уңышларына сөенә, борчылуларына көенә торган олы йөрәкле кеше. Даими белемен камилләштереп тора. Чөнки мәктәп программасында бирелә торган планнан тыш, заман белән бергә атларга, кечкенә тиктормасларның бихисап сорауларына җавапларны белергә тиеш бит ул.
Укытучылар көне уңаеннан аның белән очрашып, мәктәп, укучылар турында әңгәмә кордык.
– Гөлсинә, нигә укытучы һөнәрен сайладың?
– Күпләрнең һөнәргә юллары балачактан башлана. Нәкъ менә балачак хыяллары еш кына сайлауда ярдәмче була. Мин мәктәп буса-гасыннан укытучыларга сокланып карадым. Такта янында басып торган укытучыны дөньядагы иң акыллы, иң кирәкле кеше итеп санадым. Мәктәп елларында миңа искиткеч яхшы күңелле мөгаллимнәрдән белем алырга туры килде, алар мине күп нәрсәгә өйрәтте. Шуңа күрә һөнәр сайларга вакыт җиткәч, укытучы булуымны төгәл белә идем. Һәм сайлау белән ялгышмадым. Бу чыннан да искиткеч, изге һөнәр. Бүгенге көндә Уфа шәһәренең 49 нчы санлы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим. Укытучы – үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен көчен балаларга бирүче кеше. Аның төп вазифасы укыту белән генә чикләнми, балада яхшы гадәтләр, тырышлык, гүзәл холык, активлык тәрбияли ул. Әгәр мин үземнән яхшырак, күбрәк белгән укучыларны әзерли алам икән, димәк, киләчәк өметле булачак. Бары тик үз һөнәреңне яратсаң гына, тулаем үзеңне шушы өлкәгә багышласаң гына, син иң яхшы хезмәт иясе була аласың.
– Хоббига вакыт каламы?
– Вакытыңны дөрес итеп бүлә белсәң, хоббига да вакыт табып була. Хатын-кыз буларак, мин бигрәк тә аш бүлмәсендә тәмлекәчләр, камыр ризыклары пешерергә яратам. Гаиләм пешергән ризыкларны “тәмле” дип ашагач, тагын да канатланып китәсең.
– Укытучы эшендә иң авыры нәрсә?
– Үтә алмаслык киртәләр юк. Әгәр укытучы һөнәренә үз теләге, җан кушуы белән килсә, бу өлкәдә үзен тапса, ул барысын да эшли ала. Яраткан, теләп алган эш үзе рухландыра. Ә авырлыкларсыз һөнәр бармы?!
– Эшегездә иң шәп нәрсә?
– Мин – бәхетле укытучы. Тормышта үземнең урынымны дөрес билгеләп, гомеремне яраткан хезмәтемә – яшь буынны тәрбияләүгә багышладым. Минем өчен укытучы – һөнәр генә, мавыккан эш кенә түгел, бөтен тормышымның мәгънәсе. Укытучы булу миңа бик ошый. Балалар белән эшләү – ул зур бәхет. Балалар дөньясы – могҗиза. Аларның уңышлары канатландыра.
– Ә иң күңелсезе нәрсә?
– Шәһәр мәктәпләрендә һәр сыйныфта балалар саны утыздан артык, хәтта кырыкка җитүче сыйныфлар да бар. Бу шәхсән минем өчен бик авыр. Башлангыч сыйныфта һәр бала үзенә игътибар сорый, кул күтәреп жавап бирәсе килә, ә вакыт җитми. Укучылар күбрәк булган саен, тикшерергә дәфтәрләр саны да арта, ә ул, үз чиратында, бик күп вакытны ала.
– Нервлар чиктә булганда, тынычланыр өчен нишләргә кирәк?
– Кызыклы вакыйгаларны күбрәк искә төшереп, ешрак елмайсаң, андый проблемалар әзрәк булыр иде дип уйлыйм. Күңелле му-зыка кабызып, тәмле итеп чәй эчеп алу да арыганлыкны баса. Туганнарым, дусларым белән еш аралашам.
– Хәзерге заман балаларын кызыксындыруның иң сыналган ысулы?
– Балаларны кызыксындыру, минемчә, авыр түгел. Дәресләргә әзерләнгәндә кызыклы биремнәр бирергә тырышам, шулай ук он-лайн белем бирү платформалары белән берлектә эшлибез. Бүгенге көндә күпчелек мәктәпләрдә, шул исәптән безнең мәктәбебездә дә, күп мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар, җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар.
– Укытучы булмасаң, кем булыр идең?
– Бу турыда уйланганым булды. Әгәр укытучы һөнәрен сайламаган булсам, һичшиксез, балалар табибы булыр идем. Укытучы һәм педиатр – балалар тормышында мөһим роль уйнаучы белгечләр. Ике һөнәрнең дә киләчәк буынны тәрбияләүдә, формалаштыруда өлеше бик зур.
– Әңгәмә өчен рәхмәт, Гөлсинә! Һөнәри бәйрәмең котлы булсын, укучыларың сөендереп торсын. Тормышыңда зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшеңдә яңа үрләр яулавыңны телим! Сау-сәламәт, бәхетле бул!
Гөлназ ШАҺИЕВА.
"Өмет" гәзите сайтыннан.