Новости
5 октябрь 2023, 06:46

Россия автосалоннарында Toyotaның файдалануда булган Probox моделен сата башлаганнар

Россия автосалоннарында Япониянең  Toyota Probox автомашинасын  Lada  Granta бәясендә сатып алырга мөмкин

Россия автосалоннарында Toyotaның   фадалануда булган Probox моделен сата башлаганнарРоссия автосалоннарында Toyotaның   фадалануда булган Probox моделен сата башлаганнар
Россия автосалоннарында Toyotaның фадалануда булган Probox моделен сата башлаганнар

Владивосток. 5 октябрь - "Балтач таңнары". Россия автосалоннарында Япониянең  Toyota Probox автомашинасын  Lada  Granta бәясендә сатып алырга мөмкин.

Россиягә карата параллель импортны булдырмау өчен билгеләнгән чикләүләргә карамастан, чит илдән автомобильләр кертүдә махсуслашкан компанияләр бу эш белән хәтта шактый басым булганда да шөгыльләнүләрен дәвам итәләр. Күптән түгел шундый компанияләрнең берсе Россия базарына популяр коммерция моделе Toyota Probox  автомашинасын кертта. Автомобильләр шәхси  компания тарафыннан  китерелгән, әмма аларның бәясе   кыйммәт түгел.

Файдалануда булган машиналарның километражы зур түгел. Toyota Proboxны сыйдырышлылыгы буенча Lada Largus  моделе белән чагыштырып була, шул ук вакытта ул күпкә арзанрак. Автомобильнең бәясе 733 мең сумнан башлана, әмма  шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу суммага тәкъдим ителгән модельләрнең руле уң якта. Шулай ук Toyota Probox-ның барлык китерелгән экземплярлары  да файдалануда озак булмаган.

Toyota Probox моделенең Lada Largusдан төп аермасы аның тулы привод системасы булуында. Аңарда  1,5 литрлы двигатель.  Максималь көйләүләрдә двигательнең куәте 103 ат көчен тәшкил итә. Трансмиссия сыйфатында вариаторлы тизлек къчергеч кулланыла.

Toyota Probox тышкы яктан кызыклы күренә.  Автомобильнең кузовы минималь штамплау линияләренә ия. Интерьерга килгәндә, монда барлык пассажирларның уңайлылыгы өчен кирәкле барлык әйберләр каралган. Күләмле әйберләр сыешлы  багажник автомобильне шәхси максатларда гына түгел, ә коммерция максатларында да кулланырга мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез, Япония 9 августтан Россиягә 1,9 литрдан артык күләмле ДВС белән яңа һәм кулланылган автомобильләр, шулай ук барлык гибридлар һәм электромобильләр экспортлауны тыйган иде.

 

Автор:
Читайте нас