

Пешерү өчен 1 стакан катык, 3 аш кашыгы көнбагыш мае, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы аш серкәсе белән сүндерелгән сода, он кирәк.
Камырны йомшак итеп басасың да алты-җиде өлешкә бүләсең. Артык юка иттермичә, таба зурлыгы җәеп, газ өстендә майлы табада ике яклап пешерәсең.