Новости
4 октябрь 2023, 16:09

Юлдагы поши - үлемгә сәбәп

Ул 57 яшьлек кешенең гомерен өзгән.

Юлдагы поши - үлемгә сәбәпЮлдагы поши - үлемгә сәбәп
Юлдагы поши - үлемгә сәбәп

Иглин районы турысындагы М5 юлында бүген юл һәлакәте булган. Юлда яткан поши аркасында кеше гомере өзелгән.

Килеп тикшергән полиция мәгълүматларына караганда, 48 яшьлек Чиләбе өлкәсе кешесе "Mitsubishi Fuso Canter" йөк машинасы кыр хайваны өстенә менгән, аннан соң каршы юлдан килүче Shacman белән бәрелешкән. Ә самосвал, үз чиратында, Sitrak зур йөк машинасына килеп чәпәлгән. Юл-транспорт һәлакәтендә 57 яшьлек Mitsubishi пассажиры һәлак булган, ул алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм килгәнче җан биргән.

Икенче йөк машинасының шоферы күп имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган. 

Юлларда игътибарлы булыйк, дуслар! 

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас