

Яңа елдан уртача пенсия күләме аена 23,2 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуановның Федерация Советында парламент тыңлауларында әйткән сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.
Россия Финанс министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, пенсияләр 1 гыйнвардан 7,5 процентка индексацияләнәчәк (бу инфляциянең фаразланган дәрәҗәсе), шуннан соң аның уртача күләме 23 244 сум тәшкил итәчәк. Пенсия түләүгә барлыгы 600 млрд сум тотылачак.
Хәзерге вакытта Башкортстанда билгеләнгән пенсияләрнең уртача күләме 19 038 сумга җитә. Бу узган елның шул ук чорына караганда 6,3% ка күбрәк, ул вакытта уртача пенсия түләүләре 17 910 сум тәшкил иткән.
2023 елның 1 июнендә Башкортстанда 1 139 315 пенсионер исәпләнә. Аларның саны 2022 елның беренче җәйге ае белән чагыштырганда 13,7 мең кешегә кимегән.
Шул ук вакытта республиканың 172 мең пенсионеры эшләвен дәвам итә.
Барлык төр товарларга, хезмәтләргә бәяләр арткан мәлдә мондый яхшы хәбәрләр күбрәк илеп торсын.
Башинформ