

Кишерне тартмаларга салып саклап була. Агач яки пластик тартмага 2 см чамасы елга комы, ылыслы агачтан пычкы чүбе, суган кабыгы яки мүк салыгыз.
Алар барысы да коры булырга тиеш. Шуның өстенә бер рәт итеп кишер тезегез.
Алар бер-берсенә тиеп тормасын. Кишер өстенә тагын ком, пычкы чүбе яки башка нәрсә тутырыгыз.
Шулай итеп кишерне катлап салып чыгыгыз. Өстән калын итеп тагын ком яки башка әйбер тутырыгыз.