

Быел Башкортстанда генеральләштерелгән менингококк инфекциясенең сигез очрагы теркәлгән, шуларның бишесе 14 яшькә кадәрге балалар арасында, дип хәбәр итә республиканың Роспотребнадзор матбугат хезмәте.
Күзәтчелек ведомствосында билгеләп үтелгәнчә, төбәктә авыру күрсәткече ил буенча күрсәткечтән артмый (100 мең кешегә 0,3), дип яза чыганак.
«Менингококк инфекциясе - аэрозоль тапшыру механизмы булган кискен инфекцион авыру, инфекцион процессның төрле формалары белән характерлана: локаль формадан (назофарингит) гомуми интоксикация һәм менингит үсеше белән баш миенең йомшак ми тышчалары зарарлануы рәвешендә генеральләштерелгән формаларга кадәр, шулай ук симптомсыз форма (бактерионосительство),” – дип аңлатканнар Роспотребнадзорда.
Инфекция кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән күчә. Моннан тыш, гомуми савыт-саба кебек көнкүреш әйберләре аша йоктыру мөмкин.
Авырудан үлем 50% ка җитә. Менингитның авыр формаларын кичерүчеләрдә бер өлеше ишетү сәләтен югалту һәм нерв системасының органик зарарланулары күзәтелә.
Профилактиканың нәтиҗәле чарасы булып вакцинация тора. Ул милли календарьга керә. Ләкин балаларга һәм өлкәннәргә A яки C серогруппалары менингококклары китереп чыгарган менингококк инфекциясе очагында гына үткәрелә. Прививкалар эндемик төбәкләрдә, шулай ук эпидемия очрагында куела. Хәрби хезмәткә чакырылучылар шулай ук менингококк инфекциясенә вакцина профилактикасы үтәләр.
Сак булыгыз! Саулыгыгызны алдан кайгыртыгыз!
Фото: «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы архивыннан