

СанПин нормалары буенча, өй эшен эшләү 6-8нче сыйныф укучылары өчен көненә – 2,5 сәгатькә кадәр, югары сыйныф укучылары өчен 3,5 сәгатькә кадәр булырга тиеш. Бу хакта "Газета.Ru" басмасына педагог, мәгариф компаниясенең үсмерләрне үстерү программалары бүлеге җитәкчесе Наталья Евсеева. Аның белдерүенчә, бу нормаларга туры килер өчен балаларга йөкләнешне дөрес бүлеп бирергә һәм дәресләрне үтәү өчен нормаль шартлар оештырырга ярдәм итәргә кирәк.
Мәктәптән өйгә кайткач, 30-40 минут ял итеп алганнан соң, дәресләр әзерләү яхшырак. Шулай ук биремнәрне үтәгәндә, балага һәр 30-40 минут саен биш минутлык тәнәфесләр ясарга кирәк, алар торып, йөреп һәм хәрәкәтләнеп алсыннар.
Балалар психологы Екатерина Маденко беренчедән дүртенче сыйныфка кадәр дәресләрне бер сәгать дәвамында әзерләү яхшырак, дип саный. Югары сыйныф укучылары өчен белгеч өй эшенә өч сәгать ярымнан артык вакыт сарыф итмәскә киңәш итә.