Бүген төнге бердә Уфада Зур Мәскәү урамындагы 13нче йортның тәрәзәләре астында 6 яшьлек кызның үле гәүдәсе табылган. Бала биеклектән егылып төшүгә хас җәрәхәтләр алган.
Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм бригадасы килә. Табибларга кызның үлемен расларга гына кала.
Хәзер хокук саклау органнары вакыйганың сәбәпләрен һәм хәл-шартларын тикшерә.
Фото: башинформ