Новости
30 сентябрь 2023, 15:20

Алда безне нинди кыш көтә?

Башкортстан синоптиклары кышка һава торышы фаразын игълан итте.

Алда безне нинди кыш көтә?Алда безне нинди кыш көтә?
Алда безне нинди кыш көтә?

Безне алда ноябрь һәм декабрь салкыннары көтә.

Прогнозда октябрьдән мартка кадәр ярты ел алдан һава торышы булуы ихтималлыгы күрсәтелә. Россия Гидрометүзәгенең климат мәгълүматларын һәм фаразлау эшләнмәләрен анализлауга ярашлы, уртача температура фоны 1991-2020 еллардагы уртача күпьеллык күрсәткечләргә якын булыр дип көтелә. Әмма билгеле бер көннәрдә һава температурасының шактый тирбәлеше булырга мөмкин, алар куркыныч метеорологик күренешләр үсеше өчен шартлар тудырачак.

Гомумән алганда, октябрь аенда һава торышы нормадан югарырак фаразлана, уртача тәүлеклек температурасы якынча +4,3 градус. Ноябрь һәм декабрь айларында нормадан түбәнрәк -5 һәм -10 градус дәрәҗәсендә салкын көтелә. Гыйнвар, февраль һәм март гадәттәгедән җылырак булыр дип көтелә. Кыш айларында термометр уртача -11,-12 градус салкын, март аенда -4,-5 градус күрсәтәчәк.

Аида Хәйртдинова фотосы

Автор:
Читайте нас