Новости
29 сентябрь 2023, 03:33

Кичә автобус җәяүлене бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте Уфаның Киров районында булган. Кызганычка каршы, җәяүле үлгән.    

Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, һәлакәт Уфаның Рабкорлар урамында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 40 яшьлек ир "Некст Вектор" автобусы белән 62 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Ул юлны тыелган урында кичкән булган.

Юл-транспорт һәлакәте урынына ашыгыч медицина ярдәме килгәнче ир үлгән. Билгеле булганча, автобус "ТСК Пушкинский - 4нче роддом" маршруты буенча хәрәкәт иткән. Салонда булган ун пассажир зыян күрмәгән.

Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм башка хезмәтләр эшли. Бу вакыйганың шартлары ачыклана.

Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте, t.me/gibdd_ufa

Автор:
Читайте нас