

Әлеге эшләр авыл халкының бердәм көче белән башкарыла.
Төзелеш материаллары алу өчен бар авыл халкы, шушы авылдан чыккан кешеләр кулларыннан килгәнчә матди ярдәм күрсәттеләр.
Кичә һәм бүген авыл активистлары шушы корылманың түбәсен профнастил белән яба башлады.
Быелгы елда Көнтүгеш авылы “Аек авыл” республика бәйгесендә катнаша.
Көнтүгешлеләргә изге башлангычларында уңышлар телибез.