Новости
27 сентябрь 2023, 15:57

Туйда янгын чыккан...

450 дән артык кеше һәлак булган һәм зыян күргән... коточкыч!

Туйда янгын чыккан...Туйда янгын чыккан...
Туйда янгын чыккан...

Гыйракның төньягындагы Найнава провинциясендә туйда янгын чыгу нәтиҗәсендә 450дән артык кеше һәлак булды һәм зыян күрде, дип хәбәр итә Гыйракның Кызыл ярым ай оешмасы хәбәренә сылтама белән Риа Новости.  

«Мосулдан көнчыгыштарак Хамдания округындагы туй залында янгында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны 450дән артып китте», — диелә хәбәрдә.

Гыйрак матбугаты полиция фаразларына таянып хәбәр итүенчә,  фаҗига янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәү – ябык бинада фейерверклар куллану аркасында килеп чыккан.

Хәвефсезлек кагыйдәләрен истә тотарга кирәк шул.

Автор:
Читайте нас