

Сырганак чәе авыз куышлыгы һәм казналык авыруларыннан котылуга ярдәм итә. Чәйне болай ясыйлар. 500 мл кайнап торган суга 3 чәй кашыгы төелгән яфрак салып, 10-15 минут тоталар. Сөзеп, көненә ике тапкыр 150-200 мл күләмендә эчәләр (яки авызны чайкаталар). Мондый төнәтмәне салкын тигәндә, гомумән, теләсә нинди ялкынсынудан эчәргә мөмкин.
Төнәтмәсе дә чәй кебек ясала. Бары тик төнәтү вакыты гына озайтыла (30 минут). Моның өчен термос кулланырга була. Сырганак төнәтмәсе ревматизм, остеохондроз кебек буыннар авыруларын җиңеләйтә. Төнәтмәне көненә 50шәр мл күләмендә эчәргә кирәк.
“Мең дә бер киңәш”тән