Новости
27 сентябрь 2023, 07:00

Россиядә җиңел автомобильләр кыйммәтләнәчәк

Балтачлылар, машина алып калыгыз! Алда тагын кыйммәтләнү көтелә. Ә ел дәвамында  кыйммәтләнү 30 процентка җитәргә мөмкин

Россиядә җиңел автомобильләр   кыйммәтләнәчәкРоссиядә җиңел автомобильләр   кыйммәтләнәчәк
Россиядә җиңел автомобильләр кыйммәтләнәчәк

Иске Балтач.  27 сентябрь - "Балтач таңнары". Балтачлылар, машина алып калыгыз! Алда тагын кыйммәтләнү көтелә. Ә ел дәвамында  кыйммәтләнү 30 процентка җитәргә мөмкин.

Россиядә яңа җиңел автомобильләргә бәяләр үсеше 2023 ел дәвамында 30 процентка җитәчәк. Бух акта автомобиль дилерларының фаразы турында «Россия автомобиль дилерлары» профильле ассоциациясе (РОАД) вице-президенты һәм башкарма директоры Вячеслав Жигалов белдергән.

«Ел ахырына автомобильләргә бәяләр артачагы бәхәссез. Кыйммәтләнү, 2023 ел башыннан исәпләгәндә,    30 процентка кадәр җитәр дип фаразлана», —  дип белдергән  Новостига Жигалов. Аның сүзләренчә, автомобильләрнең кыйммәтләнүенә утильләштерү җыемнары  артуы һәм  сумның   төшүе сәбәпче.

Элегрәк дилерлар Россиядә автомобильләргә бәяләрнең шактый артуын теркәгәннәр. Сумның курсы төшәү белән,  август аенда  башланган кыйммәтләнү  сентябрьдә дә дәвам итте Шушы фондагы  кыйммәтләнү уртача дүрт –егерме  процент тәшкил итте. Росстат мәгълүматлары буенча, август аенда Россия автомобильләренең уртача бәясе   бер миллион сумнан артып киткән, дип хәбәр итә RT.

Автор:
Читайте нас