

Уфа. 27 сентябрь - "Балтач таңнары". Башкортстанда өлкән классларда укучы 13,5 меңгә якын кыз һәм программалаштыру курсларына гариза биргән.
«Санлы икътисад» милли проекты ярдәмендә 8-10 сыйныф укучылары һәм колледж студентлары өчен бушлай программалаштыру буенча белем бирү программалары булдырыла. Python, Java, C,, C#, 1С, Lua, SQL, JavaScript һәм башка телләрне өйрәнергә мөмкин. Башлангыч, төп һәм тирәнрәк әзерлек дәрәҗәсе курслары да бар.
Башкортстанның Сан министрлыгында хәбәр итүләренчә, "Киләчәк коды" проектына кызыксыну Башкортстан яшьләрендә даими үсә. 20 сентябрьдән бер атна эчендә гаризалар саны 930га арткан, шуның белән укырга теләүче балаларның гомуми саны 13,5 меңгә кадәр җиткән.
Онлайн һәм офлайн форматта 8-11 класслар укучылары һәм Башкортостан колледжлары студентлары укый ала. Төбәктә көндезге уку мәйданчыклары бармы, юкмы икәнлеген проект битендәге интерактив картада карарга мөмкин: https://www.gosuslugi.ru/futurecode.
Шунысы мөһим, Башкортстанда программаны үзләштерергә теләүчеләрнең 80,5 проценты офлайн режимда укуны өстен күргән. Ә төбәк үзе инде озак вакытлар дәвамында бирелгән гаризалар саны һәм белем бирү программасына кызыксыну буенча Идел буе федераль округында икенче урында тора. Татарстан Республикасы (16 мең гариза) һәм Саратов өлкәсе (8 мең гариза) беренче һәм өченче урыннарны били. Бөтен ил буенча укытуга барлыгы 163 меңгә якын бала гариза биргән.
Гариза бирү өчен дәүләт хезмәтләре порталында укыту формасын һәм тиешле дәрәҗәдәге әзерлек курсын сайларга кирәк. Гаризаны тикшерү нәтиҗәләре буенча сынау узу өчен сылтама киләчәк. Сынауны сылтама алганнан соң биш көн эчендә мәгариф оешмасы платформасында узарга кирәк.Сынауны уңышлы узгшаннан соң тта-аналар яки баланың законлы вәкилләре исеменнән белем бирү оешмасы белән уку өчен дәүләт хисабына килешү төзелә.