Республикада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту сәбәпле, 18 сыйныф ябылган. Бу хакта үз социаль челтәрләрендә төбәк мәгариф министры Айбулат Хаҗин белдерде.
"Без көн саен мониторинг алып барабыз, хәлне күзәтәбез, Сәламәтлек саклау министрлыгы, "Роспотребнадзор" һәм муниципалитетлардагы коллегаларыбыз белән даими хезмәттәшлектә торабыз", - дип язган ведомство башлыгы.
Мәктәпләрдә укучыларның температура режимын контрольдә тоталар, биналарда һаваны дезинфекциялиләр һәм зарарсызландыралар.
Әгәр мәктәптә ОРВИ белән авыру сәбәпле, 20 процент һәм аннан да күбрәк укучы булмаса, мәгариф учреждениесе җитәкчесе уку процессын туктату турында карар кабул итә һәм чикләү кертә.
"Өмет" гәзите сайтыннан.