

Кузбасс. 26 сентябрь - "Балтач таннары". Көньяк Себергә “сентябрь кышы” килгән. Кузбасс тауларында кар ята.
Узган ял көннәрендә Үзәк Себернең көньягында җепшек кар һәм кар ярмасы яуган. Шулай ук Бурят Республикасына кыш килгән.
Томск, Кемерово, Иркутск өлкәләрендә, Красноярск краенда, Таулы Алтай Республикасында, Хакасиядә һәм Тывада, урыны белән, вакытлыча кар катламы барлыкка килгән. Мәсәлән, Кузбасс тауларында аның биеклеге алты-сигез сантиметр тәшкил итә.
Кар акрынлап эри. Тотрыклы кар катламы октябрь ахырында формалаша.