Новости
25 сентябрь 2023, 17:33

Һөнәр сайлау- җитди эш

Бүген, 25нче сентябрь көнне, Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары “Киләчәккә билет” проекты  кысаларында Уфа шәһәренә сәяхәт кылдылар.  Укучылар тәҗрибәле белгечләр кулы астында төрле һөнәрләрнең үзенчәлекле яклары белән танышты.

Һөнәр сайлау- җитди эшҺөнәр сайлау- җитди эш
Һөнәр сайлау- җитди эш

 Һөнәр сайлау- җитди эш. Башкортстан мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирү буенча белемнәрен камилләштерү йөзеннән шушы проект булдырылган.

Аның максаты-  6– 11нче сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм итү.

Бүген район үзәгенең 2нче урта мәктәбе укучылары Зифа Разетдинова һәм Светлана  Сафиуллина җитәкчелегендә шушы проектта катнашу өчен Уфага барды.

Укучылар төрле уку йортларында булып, анда нинди һөнәрләргә укып булганлыгы хакында белделәр.

Алар тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә белгечләр көн саен хәл итә торган эшләрне башкардылар.

Укучылар төрле һөнәрләрдә үзләрен сынап карадылар.

Һөнәр сайлау- җитди эш
Һөнәр сайлау- җитди эш
Һөнәр сайлау- җитди эш
Һөнәр сайлау- җитди эш
Һөнәр сайлау- җитди эш
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас