

Октябрьский шәһәре суды 52 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен карады. Ул пычакны корал буларак кулланып аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепләнә.
Билгеле булганча, агымдагы елның июлендә, кич белән, Октябрьский шәһәренең бер йортындагы балконында хатын-кыз низаг вакытында егетнең күкрәгенә пычак белән чәнчегән.
Суд утырышында хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган. Аның сүзләре буенча, ул авылда сыра эчкән. Соңрак зыян күрүче аны өенә алып кайткан, анда алар икесе дә аракы эчкәннәр. Шуннан соң нәрсәләр булганын җинаятьче хәтерләми.
Суд аны гаепле дип таныган һәм 3 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.