

Куркынычлык кешене теләсә кайда сагаларга мөмкин. Җәмәгать транспортында, мәдәният һәм мәгариф учакларында.
Бу очракта кемнән ярдәм сорарга?
Төрле юллар белән кешеләрне куркытырга тырышкан адәмнәр-террористлардан котылу чаралары хакында сөйләделәр.
Үзеңне саклау чаралары хакында аңлаттылар.
Бесландагы коточкыч һәлакәт хакында искә алдылар.
Ил буйлап терроризм корбаннары, шулай ук тәртип саклаганда бурычыларын үтәүчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Кайда гына булсагыз да сак, уяу булыгыз, дип өйрәттеләр.
Чара ахырында балалар тынычлык символы- күгәрченнәр ясадылар.