

2 кило кәбестә, 2 кило помидор, 1 кило суганны турыйбыз, 1 кило кишерне кыргычтан уабыз. Шуңа 0,5 литр көнбагыш мае, 2 аш кашыгы уксус, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 15 данә кара борыч, 5 лавр яфрагы салып бер сәгать пешерәбез.
Теләгән кешегә солянкага гөмбә дә салырга була. Әмма аны салганчы 15 минут пешереп, суын түгәргә кирәк.
Әзер массаны стерильләнгән банкаларга салып каплап куябыз.
“Мең дә бер киңәш”тән