Новости
22 сентябрь 2023, 05:34

Балтач ветераннары спортта да алдынгы

ГТО нормаларын яхшы тапшырган ветераннарга ―сертификатлар

Балтач ветераннары спортта да алдынгыБалтач ветераннары спортта да алдынгы
Балтач ветераннары спортта да алдынгы

  Кичә Иске  Балтачта  сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының (пенсионерларының) Бөтенрусия җәмәгать оешмасының Башкортстандагы  бүлекчәсенең киңәйтелгән күчмә утырышы узды.

Шушы чарада ГТО  нормаларын тапшырган балтачлыларны да хөрмәтләделәр. Шунысы шатлыклы, Балтач районы ГТО нормаларын тапшыру буенча республикада лидерлар сафында. Кече яшьтәге балалардан алып өлкәннәргә кадәр Балтачта спорт белән шөгыльләнәләр,  сәламәтлекләрен алдан кайгырталар. Шунлыктан ГТО нормаларын да яхшы күрсәткечләргә тапшыралар.  Агымдагы елда ГТО нормаларын бронза,  көмеш, алтын медальләргә тапшырган 60 яшьтән өлкәнрәк 20 балтачлы 10 мең сумлык сертификатлар ия булганнар.

“Яшьлек” физкультура савыктуры комплексы директоры Фәрит Галимов тантаналы шартларда ГТО нормаларын югары күрсәткечләргә тапшырган  алты ветеранга сертификатлар тапшырды. Рәзилә Гаязова, Гөлфинә Сәлимова, Рәйфә Әхәтова, Нурияасма Галиева, Җәмгыя Хәмәтова, Рәфизә Муллагалиеваларга  шушы сертификатлар тантаналы  шартларда тапшырылды.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас