

Дан аллеясында басып торам.
Горурлана туган төягем!
Исемегез укып, якташларым,
Рәхмәт диеп башым иямен.
Тарих төпкеленнән бүгенгәчә
Хәтирәләр саклый күңелләр,
Ватанпәрвар булып яшәгәнсез,
Матур булсын диеп гомерләр.
Сынаулы елларда, көрәшләрдә
Үрнәк булган рух көчегез,
Балтачыбыз гөрләп үсә икән,
Һичшиксез бар сезнең өлешегез.
Еллар узганында, юллар тузанында
Югалмаган изге эшегез.
Туган жирнең данлы тарихында
Калган сезнең якты эзегез.
Авыр чакта сынмый юллар ярып
Житәкләгән акыл, кулыгыз,
Килер буыннарга үрнәк булып
Әйди алга сезнең юлыгыз.
Балтачымның данлы кыз-уллары!
Бүген монда безнең белән сез.
Йөрәкләрдән йөрәкләргә күчә
Горурлык һәм рәхмәт хисебез.
Гөлшат Галина - Ихсанова
Сентябрь, 2023