Новости
21 сентябрь 2023, 04:24

Башкортстан халкы «Милләт кроссы»на кушылды

Башкортстанда «Милләт кроссы»нда  70 меңнән артык кеше катнашты

Башкортстан халкы «Милләт кроссы»на кушылдыБашкортстан халкы «Милләт кроссы»на кушылды
Башкортстан халкы «Милләт кроссы»на кушылды

Башкортстан. 21 сентябрь - "Башкортстан".  Башкортстанда «Милләт кроссы»нда  70 меңнән артык кеше катнашты.

Иң массакүләм спорт чарасы “Демография "милли проектының “ Спорт – тормыш нормасы " федераль проекты кысаларында узды

Иң күп спортчылар Уфадан. Анда 10 меңләп йөгерүче стартка басты.  Ә Туймазы районында  7398  спортчы йөгерү маршрутына чыкты. Катнашучылар саны буенча лидерлар өчлеген Иглин һәм Бөрө районнары  төмамлый. Аларда  якынча 5000әр йөгерүче җыелган.

"Саннардан ачык күренә. Башкортстан чираттагы тапкыр илнең иң эре спорт төбәкләренең берсе исемен раслый», - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы спорт министры Руслан Хәбибов

Башкортстаннан тыш, стартлар Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта, Барнаулда, Красноярскида, Казанда, Пермьдә, Волгоградта, Новосибирскида һәм  Оренбургта узды. Чарага ярты миллионнан артык россияле кушылды. Күп кенә төбәкләрдә гади шәһәр кешеләре белән бергә йөгерүдә  илнең  спорт йолдызлары катнашты.

Белешмә:

   Россиядә “Милләт кроссы”    спортчыларның яшь категорияләренә ярашлы рәвештә,  1 -  12 километр  дистанциядә,  биш дисциплинада уздырыла. Үз яшь категориясендә икенче һәм өченче булган катнашучылар медальләр һәм истәлекле дипломнар, ә Милләт кроссы җиңүчеләре кубоклар белән бүләкләнә.

Автор:
Читайте нас