

Сабыйларны юлларда үз-үзләрен тотарга, юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү катлаулы булса да, бик кирәкле эш. Шуңа да безнең районда бу мәсьәләгә җитди карыйлар. Әлеге мөһим эш балалар бакчасыннан ук башлана. Шушы көннәрдә район үзәгенең «Буратино» һәм Илекәй авылындагы “Чебурашка” балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр.
Светофор-иң яхшы дус” дигән темага әңгәмә уздырдылар. Иң беренче светофор кайчан барлыкка килгән, аның төсләре нәрсә аңлатканы хакында сөйләштеләр.
Сабыйлар зур теләк белән юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен уеннар аша ныгытты.