Новости
19 сентябрь 2023, 16:08

Радий Хәбиров бүләкләгән күп балалы аналар арасында балтачлылар да бар!

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 54 хатын-кызны «Ана даны» медале белән бүләкләү турында Указга кул куйган.

Радий Хәбиров бүләкләгән күп балалы аналар арасында балтачлылар да бар!Радий Хәбиров бүләкләгән күп балалы аналар арасында балтачлылар да бар!
Радий Хәбиров бүләкләгән күп балалы аналар арасында балтачлылар да бар!

Тиешле документ республиканың рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылган.

Мактаулы бүләккә биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән республика хатын-кызлары тәкъдим ителде. Алар арасында Архангель, Аскын, Авыргазы, Баймак, Балтач, Бәләбәй, Белорет, Бишбүләк, Благовещен, Бөрҗән, Гафури, Иглин, Караидел, Кыйгы, Краснокама, Күгәрчен, Мишкә, Миякә, Нуриман, Учалы, Шаран районнарында, шулай ук Нефтекама һәм Уфа шәһәрләрендә яшәүче хатын — кызлар бар.

Медаль 1998 елда булдырылган. «Ана даны» медале белән бүләкләнгән күп балалы аналар 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Элек бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 17 241 сум тәшкил иткән.

Башинформ

Автор:
Читайте нас