Новости
18 сентябрь 2023, 06:00

Балтач районында „Тагылма” операциясе башланды

Бүген,  18 сентябь көнне Балтач районында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән „Тагылма” ункөнлеге башланды

Балтач районында „Тагылма” операциясе башландыБалтач районында „Тагылма” операциясе башланды
Балтач районында „Тагылма” операциясе башланды

Иске Балтач. 20 сентябь - "Балтач таңнары".  Бүген,  18 сентябь көнне Балтач районында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән „Тагылма” ункөнлеге башланды.  

Башкортстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек инспекцияенең  агымдагы елның  11 сентябрьдәге  И01-128 176  санлы боерыгы нигезендә,    18  сентябь — 29 сентябрь көннәрендә  Балтач районында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны профилактикалау буенча «Тагылма» дигән    шартлы  исем астында   ункөнлек үткәрелә.

Үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү максатларында, аларны куллану барышында  Башкортостан Республикасы Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгының территориаль бүлекчәләре, Башкортостан Республикасы Урман ху җалыгы министрлыгы, ЮХИДИ инспекторлары катнашында рейдлар оештырылачак

Операция барышында үткән рейдларда белгечләр  үзйөрешле машина һәм аның тагылмасының техник торышына, тагылмаларны агрегатлаштыру таләпләре үтәлешенә игътибар  итәчәкләр.   ОСАГО полисы  булмаган  һәм техник кару үткәртми торып  тагылмасын файдаланган транспорт хуҗаларына  карата чаралар күреләчәк. Үзйөрешле машинаны   теркәү кагыйдәләре үтәлеше, тиешле категориядәге транспорт чарасы белән идарә итүгә хокук биргән тракторчы-машинист таныклыгы барлыгы-юклыгы операция  барышында аеруча күзәтүгә алына.

Үзйөрешле машиналарны һәм аларны тагылмаларын хәвефсез файдалану  таләпләре белән исәпләшмәгән   техника ху җалаларын  административ   җаваплылыкка тарттыру чаралары күреләчәк.

Айрат Галләмов,

район дәүләт күзәтчелеге инспекциясе начальнигы.

Автор:
Читайте нас