Ливиянең көнчыгышындагы су басу 11 меңнән артык кешенең гомерен өзгән.
Бу хакта Al-arabiya телеканалы Ливиянең Кызыл Ярымай җәмгыятенә сылтама белән хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Ливиянең төньяк-көнчыгышында табигый бәла-каза нәтиҗәсендә һәлак булганнар саны 11 меңнән артып киткән, хәбәрсез югалганнар саны әлегә кадәр 20 меңгә якын исәпләнә, дип язалар.
Ливиянең Милли метеорология үзәге мәгълүматларына караганда, зурлыгы буенча илдә дүртенче урында торучы Байде шәһәрендә якшәмбедән дүшәмбегә кадәр тәүлек эчендә рекордлы күләмдә — 414,1 мм явым-төшем теркәлгән. Иң зур зыянны Дерна шәһәре күргән, чөнки шәһәр Вади Дерна үзәнлегенең ахырында урнашкан. Түбән урнашу һәм рекордлы эссе җәй аркасында ярылып беткән коры туфрак аны су басуга бик тиз бирешүчән хәлгә китергән.