

Директор вазифаларын башкаручы итеп элекке мәдәният министры урынбасары Алмаз Сәетов билгеләнгән.
Алмаз Расих улы Сәетов Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1966 елда Башкортстанның Илеш районында туган, 1991 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын тәмамлаган. Һөнәри яктан яңадан әзерлекне Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә узган.
Элегрәк ул Башкорт дәүләт курчак театрын, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрын һәм «Башкортостан» Дәүләт концерт залын, Фәйзи Гаскаров исемендәге дәүләт аесамблен җитәкләгән. Бер ел дәвамында, 2022 елның августында, ул БР мәдәният министры урынбасары вазифасында профессиональ сәнгать театр — концерт оешмалары һәм кино тармагы өчен җаваплы була.
Башинформ