Новости
13 сентябрь 2023, 04:37

Розана Кашапова дөнья чемпионаты призеры булган

Розана Кашапова Хива шәһәрендә шәһәрендә узган  гер спорты буенча дөнья чемпионатында һәм беренчелегенә ярышларда  көмеш призер булган

Розана Кашапова дөнья чемпионаты призеры булганРозана Кашапова дөнья чемпионаты призеры булган
Розана Кашапова дөнья чемпионаты призеры булган

 Хива. 13 сентябрь - "Балтач таңнары".   Розана Кашапова Хива шәһәрендә шәһәрендә узган  гер спорты буенча дөнья чемпионатында һәм беренчелегенә ярышларда  көмеш призер булган

 6-12 сентябрь көннәрендә  Хива шәһәрендә (Үзбәкстан)  гер спорты буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелегенә ярышлар узган . Ярышларда дөньяның 21 иленнән 600дән артык спортчы катнашкан. Башкортстан Республикасы исеменнән Россия җыелма командасы әгъзасы, Бөре шәһәренең "Буревестник" спорт мәктәбе спортчысы, Россия спорт мастеры, УУНИТның Бөре филиалы педагогика факультетының беренче  курс студенты Розана Кашапова чыгыш ясаган. Ул герне чөю программасында  гәүдә авырлыгы   63 килограммга кадәр спортчылар арасында катнашкан.

Герне 156 тапкыр чөеп, Розана 19-23 яшь категориясендәге спортчылар арасында  дөнья беренчелегенең көмеш призеры булган

-- Без спортчы кызыбыз белән горурланабыз һәм Розанага алга таба да уңышлар телибез,- дип хәбәр итә УУНИТ педагоглары.

Тренер Радамир Минибаевның да чираттагы уңышы бу.

Автор:
Читайте нас