

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәковның гаиләсе кайгы кичерә.
Бүген аның әтисенең бертуган энесе вафат булган. Көзнең беренче ае җырчыга башка югалтулар да алып килгән.
«Дуслар, бу атна бик авыр атна булды. Мәет өстенә мәет… Бүген бардык Әлшәйгә… Миндә эшләгән җырчы кызның тормыш иптәше үлеп китте. Аны соңгы юлга озаттык.
Авылдашыбыз Ринат Фәхрисламовның Украинада һәлак булуы хәбәре килде. Аскынга аны җирләргә дип кайтып килә идем, авылдан шалтыраталар… Әтинең бертуган энесе Хәмзә абзыебыз, тальянда уйный торган абзыебыз үлеп киткән… Менә шундый хәбәрләр… Алла сакласын инде», – дигән җырчы.
Авыр кичерешләрне үткәрергә сабырлыклар, ныклыклар бирсен сезгә, Марат.