Новости
13 сентябрь 2023, 12:16

Башкортстанда трассада аюны таптаганнар

Күгәрчен районында гадәттән тыш хәл теркәлгән.

Башкортстанда трассада аюны таптаганнарБашкортстанда трассада аюны таптаганнар
Башкортстанда трассада аюны таптаганнар

 БР буенча ЮХИДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария Магнитогорск — Ира автоюлының 351 километрында — Ибрай авылы янында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 30 яшьлек уфалы, «ГАЗ Некст» йөк машинасына идарә итеп, кинәт кенә юл кырыена чабып чыккан кыргый хайванга бәрелә.

"Җанвар шунда ук һәлак була. Йөк машинасы механик зыян күргән. Шофер зыян күрмәгән. Тикшерү башланды, аның барышында вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак", - дип хәбәр иткәннәр ведомствода.

Юлларда сак йөрегез!

Башинформ

Автор:
Читайте нас