

Узган тәүлектә республикада 45 кешегә коронавирус диагнозы куелган.
БР сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада барлыгы 370 728 коронавирус инфекциясе очрагы расланган.
Барлыгы 364 038 пациент савыккан, шул исәптән 42се — соңгы тәүлектә. Үлгәннәрнең гомуми саны 6 106 кеше (+1 тәүлек эчендә).
Хәзер стационарларда 66 кеше дәвалана. Амбулатор дәвалануны 519 кеше үтә.
Балтач районында әлегә хәл тотрыклы. Сәламәт булыгыз! Саулыгыгызны алдан кайгыртыгыз!