

Иске Балтач. 12 сентябрь - "Балтач таңнары". Россиядә әле дә әрәмтамаклар бармы? Сез ничек уйлыйсыз?
Совет чоры безгә бик күп кызыклы сүзләр үрнәкләрен калдырды. "Летун” — эш урынын даими үзгәртүче кеше, “ несун” — үз предприятиесеннән нәрсә дә булса урлап алып кайтучы, “планерка" - эш процессына багышланган җыелыш. Ләкин без СССРда туган дип ялгыш уйлаган сүзләр бар. Аларның берсе-тунеядец.
Хәзер, «тунеядец» сүзен ишеткәч, шунда ук Леонид Гайдайның «Операция Ы һәм Шурикның башка маҗаралары» комедиясен искә төшерәбез. Анда алкоголиклар, хулиганнарны әрәмтамакларны җәмәгать эшләренә җәлеп итәләр. Олырак кешеләр бу оят сүзнең мәгънәсен җиңел генә аңлатырлар, ә яшьләр аны белмәскә дә мөмкин.
СССРда «тунеядец» сүзе пропаганда аркасында бик популяр иде. Эшләргә теләмәгән яки даими керем чыганагы булмаган кешеләрне шулай тамгалаганнар. Еш кына мондый гражданнар хатыны яки әти-әнисе җилкәсендә утырган. Кайчак әрәмтамак дип ялгыш кына сезонлы эшчеләрне дә санаганнар. Мәсәлән, артельдә хезмәт салучыларны. Мондый кеше сезон вакытында авыр эшләр башкарган. Мәсәлән, балык тоткан яки урманда агач кискән. Ләкин кыш көне ул эшсез калган һәм еш кына әрәмтамак тамгасы алган.
СССРда рәсми рәвештә эшкә урнашмаган кешеләргә сәерсенеп карадылар. Ул вакытта «үзмәшгуль» дигән төшенчә бөтенләй юк иде. Шуңа күрә, әгәр граждан предприятиедә, учреждениедә яки колхозда эшләмәсә, ул кемнең хисабына яши дигән сорау туа иде. Ул йә оятсыз рәвештә туклана һәм туганнары хисабына киенә, йә спекулянтлык белән шөгыльләнә яки урлаша. Шуңа күрә әрәмтамаклык ул чорда хупланмаган һәм илнең һәр балигъ булган кешесен эшкә урнаштырырга тырышканнар.
Эше булган, ләкин эш дип ул кадәр янып бармаган кайберәүләрне дә әрәмтамаклар исәбенә керткәннәр. Эчкечеләр, ялкаулар һәм илке салкы йөрүчеләр шушы категориядә булган.
СССРда «тунеядец» сүзе бөтен җирдә яңгыраса да, ул Октябрь революциясенә кадәр үк барлыкка килгән. Сүз 19 гасырның икенче яртысында кулланышка кергән, ләкин йөзләрчә еллык сүзләрдән барлыкка килгән. Анда ике борынгы славян сүзе тамыры бар: туне һәм ясти. «Туне» сүзен безнең ата-бабаларыбыз «бушка», «юкка»мәгънәсендә кулланганнар.
«Ясти» - "ашарга", дигәнне аңлаткан. «Едок» сүзе нәкъ менә аңардан килеп чыккан. Шулай итеп, тунеядецка — ипи черетүче кеше итеп караганнар.
Бүген бу төшенчәне кулланмыйлар диярлек. Чөнки күп кешеләр үзләре өчен эшлиләр. Кемнең тунеядец, ә кемнең шәхси эшмәкәр яки фрилансер икәнен төгәл билгеләү җиңел түгел, хәтта.
Ә СССР чорында колхозчының хезмәт минимумы тулмаса да, аңа әрәмтамак, дип карыйлар иде. Ул гына да түгел, исемеңне “Яшен” ише тематик биткә яки карикатура белән стена газетасына урнаштырдылар.
Кешесе бар ул, эшләргә теләүчесе генә юк, дигән сүзләрне авыл җирендәге җитәкчеләрдән ишетергә туры килгәне бар әле...