

Бигилде ФАПында капиталь ремонт бара. Ремонтның чираттагы этабы — фазалы электр тапшыру линиясен монтажлау, исәпкә алу приборын урнаштыру дәвам итә. Югары тизлекле интернет челтәрен алга таба тоташтыру өчен җиһазлар урнаштырылган.
Ялангач ФАПында җылыту системасын мичтән электр системасына алыштыру буенча эш алып барыла.