Новости
12 сентябрь 2023, 05:41

Башкортстанда талпаннар активлаша башлаган

Балтач раойнында бу хәвефле бөҗәкләр үзләрен ничек тота?

Башкортстанда талпаннар активлаша башлаганБашкортстанда талпаннар активлаша башлаган
Башкортстанда талпаннар активлаша башлаган

Бер атна эчендә аларның тешләвеннән 106 кеше зыян күргән, шуларның 63е — балалар, «Башинформ» га Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Сезон башыннан республикада яшәүче 9698 кеше, шул исәптән 3581 бала талпаннар тешзыян күргән. Күзәтчелек ведомствосында искә төшерүләренчә, табигатькә чыкканда чалбар балаклары носкига кертелергә, баш киеме ябулы булырга тиеш, ә урман буйлап йөргәннән соң өске киемнәрне дә, эчке киемнәрне дә тикшерергә һәм селкетергә, үзеңне тулысынча тикшерергә кирәк.

Балтач үзәк район хастаханәсе табиб – эпидемиологы Алсу Хәйруллина белдерүенчә, 2023 елның гыйнварыннан августына кадәрге чорда (ел башыннан) 17 яшькә кадәргеләр арасында талпан тешләүнең — 17, 14 яшькә кадәргеләр арасында —  14, 3-6 яшьтәге сабыйлар арасында 5 тешләү очрагы теркәлгән.

Сак булыгыз!

Автор:
Читайте нас