

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска бәйле хәлләр буенча яңа мәгълүматлар бастырды.
Соңгы тәүлектә 39 кешенең диагнозы расланган. Шулай итеп, зарарланучылар саны әкренләп арта. Чагыштыру өчен, узган атнада тәүлегенә 35 авыру очрагы теркәлгән иде. COVID-19 пандемиясе башланганнан бирле республикада бу авыруны 370 641 кеше үткәргән.
“Стационарларда әлеге вакытта 66 пациент дәвалана, шуларның 51е – өлкән яшьтәгеләр. 556 кеше амбулатор рәвештә дәвалана, шуларның 224е — 60 яшьтән өлкәнрәк”, - дип хәбәр иткәннәр сәламәтлек саклау министрлыгында.
Балтач районында бу уңайдан хәл тотрыклы. Үзәк район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Алсу Хәйруллина белдерүенчә, әлеге вакытта бер бала һәм бер олы кеше дәвалану курсы үтә.
Сәламәт булыгыз!