Новости
10 сентябрь 2023, 08:05

Гүзәл Ахунова үз гомерендә беренче тапкыр сайлауга килде

ске Балтачта яшәүче Гүзәл Ахунова үз гомерендә беренче тапкыр  сәяси вакыйгада катнашып, БР парламенты һәм җирле үзидарә деппутатларын сайлауга үз өлешен кертте

Гүзәл Ахунова үз гомерендә беренче тапкыр сайлауга килдеГүзәл Ахунова үз гомерендә беренче тапкыр сайлауга килде
Гүзәл Ахунова үз гомерендә беренче тапкыр сайлауга килде

Иске Балтач.  10 сентябрь - "Балтач таңнары". Иске Балтачта яшәүче Гүзәл Ахунова үз гомерендә беренче тапкыр  сәяси вакыйгада катнашып, БР парламенты һәм җирле үзидарә деппутатларын сайлауга үз өлешен кертте.

 Иске Балтачта яшәүче Гүзәл Ахунова  өчен бу көн истәлекле. Балигъ булу яшенә җитеп, ул район, република   киләчәге өчен  үз өлешен кертеп, тавыш бирде.

 10 сентябрь көнне ул Иске Блтачтагы 1163нче сайлау участогына  килеп, тавыш бирде. Беренче тапкыр тавыш бирүчегә участок сайлау комиссиясе рәисе Илмир Фаридонов истәлекле буклет тапшырды.

–  Районыбыз, республикабыз алга баруын телим. Мин сайлаган  депутатлар киләчәгемне матур һәм ышанычлы итәр, дигән теләкләр белән сайлау бюллетеньнәрен урнага төшердем,- дип   белдергән Гүзәл, беренче тапкыр сайлаудагы тәэссоратлары белән уртаклашып.

Гүзәл Ахунова Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбенең тугызынчы классын тәмамлаганнан соң Уфа технологя һәм дизайн колледжында белем алып график дизайнер белгечлегенә ия булган.

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас