

Иске Балтач 1санлы урта мәктәбе бинасында урнашкан 1164 санлы “Центральный” сайлау участогында тавыш биргән сайлаучы үзенең гражданлык бурычын үтәргә кызлары 4 яшьлек Милена һәм 7 яшьлек Амелия белән килде.
— Сайлаулардан беркайчан да читтә калганым юк. Бу юлы да кайттым. Тыныч, имин тормыш өчен тавыш бирәм, — диде Тимур Гыйниятуллин.
Сайлау тыныч шартларда дәвам итә. Участок сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Сафина белдерүенчә, бүген алар 53 кешене участоктан читтә тавыш бирдерәчәк. Шулар арасында авыллардан килгән, әлеге вакытта үзәк район хастаханәсендә дәвалану курсы үткән 6 сайлаучы да бар.
Газим Талипов фотосы