Новости
10 сентябрь 2023, 05:55

Балтач районында сайлауга гаилә белән киләләр

Иске Балтач авылында исәптә торган Тимур Гыйниятуллин сайлауга Уфа шәһәреннән кайткан.

Иске Балтач 1санлы урта мәктәбендә урнашкан 1164 санлы “Центральный” участок сайлау комиссиясендә тавыш биргән сайлаучы үзенең гражданлык бурычын үтәргә кызлары 4 яшьлек Милена һәм 7 яшьлек Амелия белән килде.

— Сайлаулардан беркайчан да читтә калганым юк. Бу юлы да кайттым. Тыныч, имин тормыш өчен тавыш бирәм, — диде Тимур Гыйниятуллин.

Сайлау тыныч шартларда дәвам итә. Участок сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Сафина белдерүенчә, бүген алар 53 кешене участоктан читтә тавыш бирдерәчәк. Алар арасында авыллардан килгән, әлеге вакытта үзәк район хастаханәсендә дәвалану курсы үткән 6 сайлаучы да бар. Участок сайлау комиссиясеннән читтә тавыш бирү 15.00 сәгатьтән соң башланачак.

Газим Талипов фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас