Новости
8 Сентября 2023, 12:44

Иске Ямурза авылында “Ший памаш” чишмәсе төзекләндерелде

Бу эш “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Реаль эшләр” проекты чикләрендә тормышка ашырылды.  

Иске Ямурза авылында “Ший памаш” чишмәсе төзекләндерелдеИске Ямурза авылында “Ший памаш” чишмәсе төзекләндерелде
Иске Ямурза авылында “Ший памаш” чишмәсе төзекләндерелде

Әлеге вакытта 80 йортта 200гә якын кеше яшәгән, ике ир-егете МХОда катнашкан авыл халкы чылтырап аккан көмеш сулы чишмә суынннан элек-электән файдалана.

—Без бала чактан бу чишмәгә суга йөри идек. Агач бура төшереп эшләнгән чишмә иде ул. Еллар узган саен агач бура тузды. Авыл халкы киңәшләшеп һәм килешеп максатчан проект чикләрендә аны төзекләндерергә уйлады һәм җиң сызганып эшкә тотынды, — ди Сәйтәк авыл биләмәсе башлыгы Эльза Фаюршина.

Проект чикләрендә бүленгән акчага күбрәк материал сатып алып, төзекләндерү эшләрен өмә белән башкарган иске ямурзалылар.

Тантанада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, республиканың Торак – коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкиле Марат Муллаянов катнашты.

—Чишмә суы гел тулы булып аксын, халык тагын да озак еллар аннан файдалансын. Рәхмәт, барыгызга да, изге эшкә кушылган өчен. Без, үз чиратыбызда, һәр башлангычны хуплыйбыз, — диде Илгиз Әхвәс улы.

—Монда килеп, Иске Ямурза авылында бердәм, тырыш, уңган халык яшәгәнлегенә инандым. Дөньяны матурлаганыгыз өчен рәхмәт сезгә, — диде Марат Гали улы.

Котлауларга Сәйтәк авылыннан авыл советы депутаты Гөлфизә Саяпова кушылып, матур теләкләрен җиткерде.

Илгиз Әхвәс улы һәм Эльза Сименовна авыл старостасы Вил Шамыкаев, эретеп ябыштыручы Евгений Кансафаров, бизәү эшләрен башкарган Игорь Валиуллин, шулай ук авыл активистлары Ирик Валиуллин, Петр Сафин һәм Юрис Гильманшиннарга район Хакимиятенең һәм авыл биләмәсенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Ал тасма киселгәннән соң халык изге теләкләрен теләп, көмеш сулы чишмә суын чиләкләренә алды.

Иске Ямурза авылында төзекләндерелгән чишмә — югарыда телгә алынган проект буенча эшләнгән икенче объект. Сәйтәк авылында сугыш елларында башларын салган авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачканнар иде.

—Ел саен биләмәнең бер авылында бер яңа объектны эшләячәкбез. Планнар зур, — ди Эльза Фаюршина.

Тынычлык булып, барлык яхшы өметләр аклансын!

Газим Талипов фотолары 

Иске Ямурза авылында “Ший памаш” чишмәсе төзекләндерелде
Иске Ямурза авылында “Ший памаш” чишмәсе төзекләндерелде
Иске Ямурза авылында “Ший памаш” чишмәсе төзекләндерелде
Иске Ямурза авылында “Ший памаш” чишмәсе төзекләндерелде
Иске Ямурза авылында “Ший памаш” чишмәсе төзекләндерелде
Иске Ямурза авылында “Ший памаш” чишмәсе төзекләндерелде
Иске Ямурза авылында “Ший памаш” чишмәсе төзекләндерелде
Иске Ямурза авылында “Ший памаш” чишмәсе төзекләндерелде
Иске Ямурза авылында “Ший памаш” чишмәсе төзекләндерелде
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас