

Уфа. 8 сентябрь - "Балтач таннары". Башкортстанда эшкуарлар һәм үзмәшгульләр конкурс-телешоуда катнаша ала.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда эшкуарлар һәм үзмәшгульләр өчен конкурс-телешоу старт алды. Проект төбәк җитештерүчеләренә ярдәм итүгә һәм популярлаштыруга, шулай ук республика брендларының танылуын арттыруга юнәлдерелгән.
- Соңгы елларда креатив индустрия юнәлешләрендә эшчәнлекне үстерүгә Башкортстан Республикасында аерым игътибар бирелә. Ләкин, кагыйдә буларак, бу өлкә вәкилләренең үзләре турында бөтен республикага сөйләрлек ресурслары һәрвакытта да җитәрлек түгел. Мондый конкурслар республика эшкуарларын киңәйтүгә һәм алга этәрүгә ярдәм итә. Финанс ярдәме белән генә түгел, эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру нәтиҗәсендә эшкуарлар үзләренең яраткан шөгыльләрен уңышлы һәм танылган бизнеска әйләндерәләр, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Проектта кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм үзмәшгульләр катнаша ала, алар җиңел сәнәгать өлкәсендә һәм креатив индустрия юнәлешләрендә үз эшчәнлекләрен алып баралар (кием, аяк киеме, аксессуарлар яки ювелир бизәнү әйберләре/бижутерияләр җитештерү).
Конкурс берничә этапта узачак. 10 сентябрьгә кадәр гаризалар кабул ителәчәк. Аннары ачык онлайн тавыш бирү булачак. Иң күп тавыш җыйган 12 ярымфиналчы конкурсның телевизион өлешендә катнашуын дәвам итәчәк. Анда аларны төрле сынаулар, тестлар һәм уен ситуацияләре көтә. Жюри нәтиҗәләре буенча өч төп җиңүчене сайлаячак.
Телешоу республика телеканалларының берсендә трансляцияләнәчәк.
Конкурста катнашу бушлай. Сылтама буенча теркәлү: https://clck.ru/34xiR2
Проектны Башкортстан Республикасы кече эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү фонды, Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министрлыгы, «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Башкортстан Республикасы Агентлыгы» АНО, «Минем бизнесым» үзәге ярдәме белән гамәлгә ашыра.