

Янгын күзәтчелге дәүләт инспекторы Булат Хәсәнов белдерүенчә, янгын баш калкытуга китергән сәбәпләр, күп очракта ут белән саксыз эш итү, төзек булмаган мичләр, электрүткәргечләр, электр приборларын файдалануга бәйле. Халык арасында аңлату эшләре алып барылуга карамастан, бәхетсезлек очраклары баш калкытып тора. Һәр авыл биләмәсендә профилактикалау йөзеннән булдырылган комиссияләр эшли. Махсус хезмәт хезмәткәрләре белән берлектә аз тәэмин ителгән, ялгызлары гомер кичергән гражданнарга рейдлар үткәрелә. Республика хөкүмәте карарында каралган категория янгын баш калкытуны хәбәр иткән җайланмалар белән бушлай тәэмин ителәләр.
Алда торган җылыту сезонына аяк басабыз. Югарыда әйтелгәннәрне истә тотыгыз! Ут белән сак эш итегез! Балалар шырпы белән уйнамасыннар, ул уенчык түгел. Көйрәтү белән мавыкмасыннар. Мондый мавыгулар яхшыга илтми. Хөрмәтле ата-аналар! Балаларга аңлату эшләре алып барыгыз.
Фото редакция архивыннан