

Шушы көннәрдә Көмьязы авылында янгын очрагы теркәлде. Балигъ булмаган яшьтәге ике бала тәрбияләнгән гаиләнең абзары янып китте. Янгын сүндерү расчетларының оператив эш итүе нәтиҗәсендә ялкын телләренең артабан таралуына юл куелмады. Әмма бәхетсезлек очрагы гаиләгә зур материаль зыян китерде. Файдаланырлык хәлдәге абзар, печән запасы белән юкка чыкты.
Янгын күзәтчелге дәүләт инспекторы Булат Хәсәнов белдерүенчә, янгын баш калкытуга китергән сәбәп, алдан китерелгән версия буенча, ут белән саксыз эш итүгә бәйле. Әлеге вакытта махсус хезмәт белгечләре янгын очрагының сәбәпләрен тулысынча ачыклау белән мәшгуль.
Ут белән сак эш итегез! Балалар шырпы белән уйнамасыннар, ул уенчык түгел. Көйрәтү белән мавыкмасыннар. Мондый мавыгулар яхшыга илтми. Хөрмәтле ата-аналар! Балаларга аңлату эшләре алып барыгыз.
Хәтергә төшереп үтик: агымдагы елда районда 44 янгын очрагы теркәлде. Узган елның шул чорында аларның саны 38гә тиң иде. Үсеш — 15 процент. Быелгы янгыннарда 4 кешенең гомере өзелде, бер кеше тән җәрәхәтләре алды...
Булат Хәсәновка фотолар өчен рәхмәт