

Иске Балтач. 6 сентябрь - "Балтач таннары". 6-12 сентябрь көннәрендә Җиргә биш астероид якынлашачак.
Милли аэронавтика һәм космосны өйрәнү идарәсе хәбәр иткәнчә, җиргә биш астероид якынлаша. Күк җисемнәре һөҗүме 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта НАСА хәбәпр иткән.
Мәгълүматларга караганда, беренче астероид Җиргә 6 сентябрь көнне якынлаша. Җиһан кунагы йорт зурлыгында. Ул безнең планетадан 5,11 миллион километр ераклыкта узачак. Аннары самолет һәм автобус зурлыгындагы ике космик объект якынлашачак. Болары 8 сентябрьдә 4,08 миллион һәм 5,72 миллион километр ераклыктан очып узачак.
Самолет зурлыгындагы тагын ике астероид 10 сентябрьдә якынлашачак. Алар Җирдән 1,52 миллион һәм 2,66 миллион километр ераклыкта булачаклар.