

Аны район мәдәният сарае хезмәткәрләре, районның хатын-кызлар советы белән берлектә оештырды.
Чарада район үзәгендәге белем бирү, саулык саклау, социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, авыл клублары, авыл биләмәләре актив катнашты.
Безнең халыкның бай фантазиясенә карап исең китәрлек. Нинди генә композицияләр тәкъдим итмәделәр алар бу юлы!
Үзәк район хастаханәсе көзге гөлләмә әзерләгән. “Бәхет капкасы”, “дуслык чәчәге” һәм башка үзенчәлекле композицияләр фонында күпләр истәлеккә фотога төшеп калырга ашыкты.
Автор фотолары