

Сәйтәк авылында гомер кичерүче Фәгыймә Гайниәхмәт кызы һәм Ринат Глимян улы Мөбәрәковларга Республика башлыгы Радий Хәбиров юллаган котлау хатын һәм бүләкне тапшырдык.
“Сезне туй юбилеегыз белән котлыйм! Бу бик кыйммәтле һәм истәлекле көн. Мин сезнең һәрвакыт бер-берегез өчен таяныч һәм терәк булып калуыгызны телим. Ярдәмләшеп, һәрвакыт компромисс табып яшәгез. Сезнең йортыгызда уңайлылык, гармония һәм иминлек хөкем сөрсен. Бәхетле булыгыз!” — дигән юллар бар котлау хатында.
Эльза Фаюршина, Сәйтәк авыл биләмәсе башлыгы
“Балтач таңнары” гәзите редакциясе дә алтын гаилә юбилярларын котлап сәламәтлек, бәхетле картлык, имин тормыш тели!