Новости
5 сентябрь 2023, 11:24

Гөмбәгә китеп югалганнар

Мәчетле районы Гомәр авылында яшәүче ике хатын  урманга гөмбә җыерга киткән җирләреннән югалганнар

Мәчетле районында яшәүче ике хатын  урманга гөмбә җыерга киткән җирләреннән югалганнар

 Соңгы вакытта урманда кешеләр югалу очраклары ешайды.  Шушы көннәрдә Белорет районында  тауларда югалган  турист хакында да социаль челтәрләрдә күп  язылды. Мәчетле районы Гомәр авылында яшәүче ике хатын  урманга гөмбә җыерга киткән җирләреннән югалганнар. Бәхеткә алар  табылган.

 Урманга юлланганда зарядкасы тулы булган телефон, җылы киемнәр, шырпы, ризык алыгыз. Кай тарафка барырга  планлаштырганыгыз хакында туганнарыгызга әйтеп китегез.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас