Новости
4 сентябрь 2023, 06:02

Күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләргә — сумкалар

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе директоры Рәзилә Әминева Белем көнендә күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче балаларга сумкалар тапшырды.

Күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләргә — сумкаларКүп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләргә — сумкалар
Күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләргә — сумкалар

Беренчеләр  бәйрәмнең  иң хөрмәтле кунаклары булды.Район Хакимияте  башлыгы Илгиз Субушев күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче беренче сыйныф укучыларына сумкалар тапшырды .

Белем көнендә  районыбызда  2148 укучы өчен беренче кыңгырау чыңлады.  Беренче сыйныфка укырга 185 бала керде. Укучылар саны буенча лидер— Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә 800дән артык укучы парта артына утырды.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас